World News

Татарстанда боз яву һәм көчле җил көтелү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда көчле җил һәм яшен көтелү аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 30 июльдә кичке уннан башлап, 31 июльдә кичке тугызга кадәр республика территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен, җилнең секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга кадәр көчәюе, көчле яңгырлар көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.

Шул сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кече судноларга утырып суга чыкмый торырга, үзең белән һәрвакыт коткару, элемтә һәм навигация чаралары алып йөртергә, ялгыз гына балыкка бармаска киңәш итә.

Автотранспорт хуҗаларына торак пункт чикләреннән чыкмый торырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кушалар.

Җил көчәйгән вакытта ачык балконнардан һәм ишегалларыннан ныгытып беркетелмәгән әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне әйбәтләп ябарга кирәк. Йорт кәрнизләре, реклама стендлары яныннан ерак торырга, машиналарны элмә такталар һәм агачлар янында калдырмаска кирәк. Көчле җил вакытында имгәнмәс өчен биналарда ышыкланып торырга киңәш ителә.

Читайте на 123ru.net