World News

Эльвира Нәбиуллина Россиядә югары ставкалар чоры котылгысыз булуын әйтте

Эльвира Нәбиуллина Россиядә югары ставкалар чоры котылгысыз булуын әйтте

Россиядә югары ставкалар чоры котылгысыз. Бу инфляцияне киметү өчен кирәк, диде Федерация Советында Үзәк Банк Рәисе Эльвира Нәбиуллина.

Аның сүзләренчә, мондый карарлар кабул итмичә, аз керемле кешеләр «үз-үзләрен туендыра алмый, чөнки аларның хезмәт хакы инфляциядән калыша».

«Бу ниндидер абстракция түгел, аларның үз гаиләләрен туендыра алу, фәкыйрьлектән котыла алу мәсьәләсе. Безнең юлда югары ставкалар чоры котылгысыз. Һәм икътисадның моны ничек узачагы, аның үсеш импульсын саклый алачакмы икәне бар кешене дә борчый», – дип яза аның сүзләрен РИА Новости.

Искәртеп үтик, 26 июльдә Россия Банкы төп ставканы еллык 18 процент кадәр күтәрде. Бу элеккедән 2 процентка югары.

Читайте на 123ru.net