Чүпрәле егете һәлакәткә очраган поезд пассажирларына вагоннан чыгарга булышкан
![Чүпрәле егете һәлакәткә очраган поезд пассажирларына вагоннан чыгарга булышкан](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/7/30/bff11840cf96e86b1e8f67040c58b023.jpg)
Чүпрәле районы прокурорының 16 яшьлек улы Арслан Гайнетдинов «Казан-Адлер» поездында Казан дзюдочылар спорт клубының җыелма командасы составында уку-өйрәнү җыеннарына бара торган булган. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Авария нәтиҗәсендә поезд рельслардан чыккач, спортчы яшүсмерләр вагоннардан кешеләрне эвакуацияләргә булышкан. Алар арасында Арслан да булган.
Искәртик: Волгоград өлкәсендә пассажир поезды йөк автомобиле белән бәрелеште. Бу вакытта аның вагоннарында 800дән артык кеше була.