World News

Казанда Айрат Хәйруллин исемендәге сквер ачылды

Казанда Айрат Хәйруллин исемендәге сквер ачылды

Казанның Газовая һәм Качалов урамнары чатында дүрт ел элек фаҗигале һәлак булган сәясәт эшлеклесе Айрат Хәйруллин исемендәге сквер ачылды. Яңа парк депутат белем алган мәктәп һәм аның хөрмәтенә аталган урам арасында урнашкан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.

«Бүген Айрат Хәйруллинга 54 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, ул безнең белән юк. Икенче Газовая урамының атамасын аның хөрмәтенә үзгәрткәч, бирегә килеп карадык һәм зур булмаган сквер ясарга булдык. Бу микрорайонда биш меңгә якын кеше яши, алар өчен без шундый уңайлы почмак ясадык. Айрат монда яшәгән, үскән, укыган һәм һәр куакны белгән», – дип уртаклашты скверны ачу тантанасында Айрат Хәйруллинның абыйсы Илшат Хәйруллин.

Элек сквер урынында бушлык иде, әмма бер елдан да кимрәк вакыт эчендә биредә балалар һәм спорт мәйданчыклары, кечкенә бакча һәм газонлы парк барлыкка килгән.

Илшат Хәйруллин сүзләренчә, эш моның белән тукталып калмый: яктырткычлар урнаштыру каралган, ә киләсе җәйге сезонга чәчәкләр һәм Айрат Хәйруллинның күп еллар авыл хуҗалыгы мәсьәләләре белән шөгыльләнүен истә тотып, берничә көнбагыш һәм хәтта кукуруз да утыртылачак.

  • Айрат Хәйруллин – сәясәт һәм икътисад эшлеклесе, 4, 5, 6 һәм 7 чакырылыш Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат булды.

Читайте на 123ru.net