World News

6 августта Татарстан Милли музее һәм аның филиалларына түләүсез кереп була

6 августта, айның беренче сишәмбесендә, Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин.

«Татарстан Республикасы Милли музее, А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее, Е. А. Боратынский музее, В. И. Ленин йорт-музее, Габдулла Тукай әдәби музее, 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры, Каюм Насыйри музее, Муса Җәлил музей-фатиры, Нәҗип Җиһанов музее, Л.Н.Толстой музее, Печищи авылында Янка Купала музее, Красновидово авылында А. М. Горький музейларында көтеп калабыз», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

«106 ел элек 6-7 августта Казанны, саны буенча кызыллардан кимрәк булуларына карамастан, аклар ала. Ни өчен шулай килеп чыккан һәм Россиянең алтын запасының юкка чыгуы моның белән ничек бәйле? Милли музейның иң популяр лекторы, фәнни реконструкция бүлеге мөдире, «Витязь» хәрби-тарихи клубы җитәкчесе Владислав Хабаровның махсус лекциясендә. «Казан 1918 елда: Каппель Казанны ничек алган?» лекциясен Милли музейда 6 августта 14.00 сәгатьтә бушлай тыңларга мөмкин», - диелә хәбәрдә.

9 августта 14.00 сәгатьтә «Казан 1918 елда: Троцкий җавап һөжүм ясый» лекциясе була.

Читайте на 123ru.net