World News

Май аенда Татарстан халкының реаль хезмәт хакы 16,2 процентка арткан

2024 елның маенда Татарстан халкының реаль хезмәт хакы 16,2 процентка артып, 73,01 мең сумга җиткән. Росстат мәгълүматларында шундый күрсәткечләр китерелә.

Бу елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча оешма хезмәткәрләренең уртача айлык эш хакы 68,5 мең сум тәшкил иткән. 2023 елның шул чорына карата үсеш 19,3 процент булган. Өстәвенә, Идел буе федераль округында бу – иң югары күрсәткеч. Чагыштыру өчен: Пермь краенда ул – 68,1 мең, Самара өлкәсендә 63,8 мең сум тәшкил итә.

Тулаем алганда, Идел буе федераль округында уртача айлык хезмәт хакы 61,4 мең сумга тигез (узган елның гыйнвар – май айлары белән чагыштырганда үсеш +19,9 процент).

Ил күләмендә уртача алганда 2024 елның гыйнвар – май айлары нәтиҗәләре буенча хезмәт хакы 82,4 мең сумга җиткән (соңгы 12 айда үсеш +18,7 процент).

Читайте на 123ru.net