World News

Түбән Камада махсус хәрби операция ветераны өйләнгән

Түбән Камада ЗАГС идарәсенең төп залында Юлия белән Дмитрий Першиннарның мөнәсәбәтләрен законлаштыру тантанасы булды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

«Татар-информ»га Түбән Кама районы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Дмитрий Першин махсус хәрби операциядә катнашкан, хәзер ул – ветеран. Ул озак вакыт госпитальдә дәвалана, ә булачак хатыны аны тәрбияли.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Дмитрий Першин сөйгәненә тәкъдим ясый. Ул 8 июльдә «Гаилә» Үзәк шәһәр паркындагы амфитеатр сәхнәсеннән күпсанлы тамашачылар һәм бәйрәм кунаклары күз алдында сөйгәненә мәхәббәт аңлаткан.

Түбән Кама вице-мэры Марина Камелина яшь парны котлады, бер-берсенә тугры булуларын һәм хәтта иң авыр вакытларда да мәхәббәтне саклап калуларын билгеләп үтте.

  • 1 августтан Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1,7 млн сумга кадәр акча ала алачак. Түләүләр күләменең артуы РФ Президентының хәрбиләргә 400 мең сум федераль түләү турындагы яңа указы белән бәйле.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият махсус хәрби операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, дип белдерде. Максатларның берсе – Россиянең үз куркынычсызлыгын гарантияли торган шартлар тудыру.

Читайте на 123ru.net