World News

Иркутск өлкәсе Чуна районында беренче мәчетнең 110 еллыгына багышланган конференция булды

Иркутск өлкәсендә Чуна районындагы беренче мәчетнең 110 еллыгына багышланган конференция булды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта Иркутск өлкәсе мөселманнарының бүгенге хәле, мәчетләр төзү мәсьәләсе, конфессияара хезмәттәшлек, Чуна бистәсе мәчете тарихы, Иркутск мөфтияте эшчәнлеге хакында фикер алыштылар.

Чарага нәтиҗә ясап, катнашучылар конференциянең төбәктә конфессияара һәм милләтара бердәмлекне алга таба ныгытуга, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде, диелә хәбәрдә.

Конференцияне мөселманнарның «Байкал мөфтияте» Үзәкләштерелгән дини оешмасы һәм аның структур бүлекчәсе – Иркутск өлкәсенең Чуна бистәсе дини җәмгыяте оештырды.

Чарада Чуна бистәсе мэры Николай Хрычов, Иркутск өлкәсе губернаторының милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы урынбасары Ксения Живолуп, Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев, мөфтият вәкилләре Омар Микаилов һәм Али Шарабарин, Братск шәһәре имамы Фазыл хәзрәт, Тайшет шәһәре мәчете имамы Хәйретдин хаҗи, «Байкал мөфтияте»нең Чуна бистәсе мөселман җәмгыяте вәкилләре, РосМигрант мигрантларны хокукый яклау һәм социаль-мәдәни адаптацияләү үзәгенең төбәк вәкиле Рәхимә ханым, Залари бистәсенең мөселман җәмгыяте вәкилләре Мәрьям ханым һәм Бибигайшә ханым, «Вести Чуна» журналистлары катнашты.

Читайте на 123ru.net