World News

Владимир Путин алмашуда катнашкан хөкем ителүчеләрне кичерү карарын имзалады

РФ Президенты Владимир Путин бүген хөкем ителүчеләрне алмашу буенча килешү кысаларында азат ителүчеләрнең барысын да кичерү турындагы указларны имзалады. Кремль сайтында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

Президент Пол Уилан, Кевин Лик, Эван Гершкович, Демури Воронин, Владимир Кара-Мурза*, Алсу Кормашева, Лилия Чанышева, Вадим Останин, Ксения Фадеева, Александр Скочиленко, Илья Яшин*, Андрей Пивоваров һәм Олег Петровны кичерде.

«Әлеге указларны имзалау турындагы карар тоткарланган һәм чит ил территориясендә төрмәдә булган РФ гражданнарын кайтару максатыннан кабул ителде», - диелә хәбәрдә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Россия Кораллы көчләре турында ялган хәбәрләре өчен Казанда хөкем ителгән журналист Алсу Кормашеваның Россия һәм АКШ арасында хөкем ителүчеләр белән алмашу исемлекләрендә булуы турында язган иде.

Соңрак АКШ Президенты Джо Байден Американың өч гражданины һәм бер грин-карта иясе - Пол Уилан, Эван Гершкович, Алсу Кормашева һәм Владимир Кара-Мурза* - «ниһаять өйләренә кайта» дип белдергән иде.

«Аларның иреген тәэмин иткән килешү дипломатик батырлык булды. Без Россиядән барлыгы 16 кешене азат итү турында килештек», - диелә Ак йорт сайтында урнаштырылган белдерүдә.

*Россиядә чит ил агенты дип табылган

Читайте на 123ru.net