World News

Казахстанда «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе билгеле

31 июльдә «Татар кызы – 2024, Казахстан» бәйгесенең финалы узды. Онлайн-форматта үткән чарага Казахстанның барлык почмакларыннан иң чибәр татар кызлары җыелды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә Алматыдан Вәсилә Насретдинова җиңү яулады. Ул Казанда үтәчәк «Татар кызы» Халыкара конкурсы ярымфиналында Казахстанны тәкъдим итә.

Конкурсантлар татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәт һәм йолаларын белүен күрсәтте. Жюри аларның биремнәрне үтәүгә үзенчәлекле якын килүен, интеллектуаль сорауларга җавап бирү сәләтен, шулай ук иҗади номерларны һәм аш-су күнекмәләрен бәяләде.

Жюри рәисе Казахстанда «Татар кызы» Республика бәйгесен оештыручы Эльвира Хәбибуллина булды.

Читайте на 123ru.net