World News

Әлмәт районыннан махсус операциягә киткән хәрби иптәшләрен коткарган өчен бүләк алды

Әлмәт районыннан махсус операциягә киткән хәрби иптәшләрен коткарган өчен бүләк алды

Әлмәт районыннан махсус хәрби операциягә киткән хәрби хезмәткәр Марсель Вәлиев иптәшләрен коткарган өчен бүләк алды. Ул 15 нче аерым мотоукчылар бригадасының штурм отрядында хезмәт итә. Ул батырлыгы өчен 5нче гусар Александрия полкының истәлекле билгесе белән бүләкләнде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

2024 елның 1 мартында, Бердыч торак пунктында булганда, ул хәрби бурычын үтәгәндә, эвакуация төркеме составында хәрбиләр белән кассета снарядларының көчле ут астына эләгә. Барысы да төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала. Җиңел кыйпылчыклы яра алуга карамастан, ул яралы хәрбиләргә медицина ярдәме күрсәтә, шулай ук бер сугышчыны имин зонага эвакуацияләргә ярдәм итә.

Кече сержант Вәлиевнең кыю гамәлләре яраланган иптәшенең гомерен саклап калырга ярдәм итә. Командование белдергәнчә, Марсель Вәлиев беренче көннәрдән үк үз гомерен куркыныч астына куйган шартларда фидакарьлек күрсәтә.

Күкрәк билгесе 1913 елның 1 октябрендә расланган.

Читайте на 123ru.net