World News

Яңа Чишмә гимназиясе укытучылары һәм укучылары чәчәк бакчасы ясаган

Яңа Чишмә гимназиясе укытучылары һәм укучылары чәчәк бакчасы ясаган

Яңа Чишмә гимназиясе янында биш сутыйлык урында яңа чәчәк бакчасы пәйда булды. Зәвык белән бизәлгән клумба, үзенең матурлыгы, гармониялелеге, төрле чәчәкләре белән күзләрне сөендерә. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Әлеге матурлыкны булдыру өчен байтак хезмәт, ә иң мөһиме - тырышлык куелган. Бу гөлбакча камиллеккә омтылучы чын рәссамнар тарафыннан булдырылган диярсең. Афәрин, гимназиячеләр! Үзләре утырткан, үзләре караган һәм су сипкән чәчәк клумбасы - аларның тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе!», – диелгән хәбәрдә.

«Без әлеге чәчәк бакчасын булдыру турында бик озак - якынча өч ел уйладык. Бу бит ачык җир, үзәктә урнашкан, шуңа күрә әллә каян күренеп тора. Элек монда торбалар да бар иде, без аларны җыештырдык һәм металл ватыкларын җыючыларга тапшырдык. Шуннан кергән акчага вазоннар, туфрак һәм тирес сатып алдык. Узган көздә үзебез, техника ярдәменнән башка гына, туфрак һәм тиресне барлык мәйданчыкка таратып чыктык. Шул ук вакытта үсентеләр өчен орлыклар әзерли башладык. Мисал өчен, вазоннар өчен петуния үсентеләрен мин үзем өйдә үстердем», – дип сөйләде гимназия директоры Эльвира Мәхмүтова.

«Май аенда без педагоглардан, өлкән сыйныф укучыларыннан, техперсоналдан эшче төркем төзедек. Утырту схемасын башта кәгазьдә ясадык, моның ничек булачагын күзалладык. Аннары барлык рәсем сызыкларын мәйданчыкка күчердек һәм шунда ук бөтен коллектив белән утырттык, укучылар ярдәм итте», – дип белдерде ул.

Фото: © http://novoshishminsk.ru

Читайте на 123ru.net