World News

Татарстанда яшенле яңгырлар ял көннәрендә дә туктамаячак

Татарстанда яшенле яңгырлар ял көннәрендә дә туктамаячак

Алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышында зур үзгәрешләр көтелми. Әйтик, ялларда республикада тагын яңгыр яварга, яшен булырга һәм көчле җил чыгарга мөмкин, дип белдерделәр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Төннәрен һава температурасы +10..+17 градус тәшкил итәчәк, 3 августта көндез +19..+24 градус, якшәмбе +21..+26 градус булуы фаразлана.

Якынча фаразлар буенча, дүшәмбе, 5 августта, төбәктә урыны белән бераз яңгыр көтелә. 6 августта Татарстанда тагын яшенле яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, көндез исә +21..+26 градус тәшкил итәчәк.

Читайте на 123ru.net