World News

Әлки районының Базарлы Матак авылында «Өмет» мәчете ачылды

Әлки районының Базарлы Матак авылында «Өмет» мәчете ачылды

Бүген Әлки районының Базарлы Матак авылында яңа «Өмет»мәчетен ачу тантанасы булды. Мәчет Шонкар урамы, 10 йорт адресы буенча урнашкан. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Әлеге мәчет биш ел эчендә район халкы һәм иганәчеләрне уртак көч белән күтәрелгән. Нигез ташы 2019 елның июлендә салынган. «Өмет» мәчете имамы итеп Рәмис хәзрәт Вафин билгеләнде.

Мәчет – өч катлы, беренче каттагы ир-атлар намаз залын да кертеп, 130 кешене сыйдыра. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым таһарәтханәләр каралган. Бинага керү өчен аерым ишекләр ясалган. Яңа мәчет ислам нигезләрен өйрәтү өчен кирәкле бар нәрсә белән җиһазландырылган, шулай ук электр энергиясе һәм җылыту системаларына тоташтырылган. Мәчет тирәсе матурланган.

Тантанага Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, эшмәкәр Нәҗгать Мәгрифәтуллин, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, төзелешкә нигез салучылар һәм хәйриячеләр килгән иде. Алар, мәхәллә кешеләре алдында чыгыш ясап, мәчетнең озак еллар дин тотучыларга хезмәт итүен һәм белем эстәүчеләрне җәлеп итүен теләде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән истәлекле вакыйгада катнашучыларны аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул үзенең вәгазендә мәчетләрнең мөселманнар тормышындагы әһәмияте һәм фазыйләтләре турында сөйләде. Ул, мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт белдереп, Татарстан мөфтие исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

2024 елның 29 июнендә «Өмет» мәчете янында «Чишмә» чишмәсе ачылды, хәзер аннан җирле халык эчәр су ала. Быел шулай ук Әлки мөхтәсибәте тарафыннан Корбан бәйрәменә багышланган гаилә бәйрәме уздырылып, анда 600 гә якын кеше катнашты. Моннан тыш, балалар өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылды.

Хәзерге вакытта Әлки мөхтәсибәтендә 32 мәчет эшли.

Читайте на 123ru.net