World News

Пенза өлкәсендә Милли татар ашлары көне узды

1 августта Пенза өлкәсендә Милли татар ашлары көне узды. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Чараны Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе Н.Н.Воронов исемендәге Пенза артиллерия инженерлык институты белән берлектә үткәрде.

Милли татар ашлары көне курсантлар һәм кунакларга татар халкының бай тарихы, аның тарихи һәм рухи кыйммәтләре, дине һәм аш-су традицияләре белән танышу өчен зур мөмкинлек булды.

Чарада катнашучылар өчен дегустация оештырылды, анда традицион татар ашларының ничек әзерләнүен белергә, пәрәмәч, чәкчәк, өчпочмак, салма, кош теле һ.б. ризыкларны татып карарга да мөмкин иде. Шулай ук Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең яшьләр башкарма комитеты әгъзалары Алсу Сәйфуллина һәм Альбина Нәзирова башкаруында татар җырлары яңгырады.

Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасарлары Винера Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Самочкина һәм автономия активистларының тырышлыгы белән чара югары дәрәҗәдә узды, барлык катнашучыларга онытылмас хис-кичерешләр бүләк итте һәм аларны татар халыкның бай кулинар традицияләре турында яңа белемнәр белән баетты, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net