World News

«Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты ачыла

Казанда «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәмендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты эшләячәк. Автоном палаткада теләгән һәркемгә контракт буенча хезмәт итү турында җентекле мәгълүмат бирелә, биредә шулай ук гариза тапшырырга һәм беренчел сайлап алу процедурасын узарга мөмкин.

«Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме 3 августта 17.00 сәгатьтә «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта уза. Бирегә килүчеләрне парашютчылар, кече авиация пилотлары һәм байкерлар чыгышы, елга акваториясе буйлап Татарстанда җитештерелгән суднолар, яхталар һәм катерларда йөрү, шулай ук авыр хәрби техника күргәзмәсе көтә. Чараны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештыра.

Бәйрәмдә Татарстанның танылган артистлары чыгыш ясый. Хедлайнеры - популяр «Dabro» төркеме.

  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Читайте на 123ru.net