World News

Татарстанда чит илдән кайткан кешедә малярия авыруы теркәлгән

Татарстанда быел бизгәк (малярия) йоктыруның бер очрагы ачыкланган. Авыруны Конгодан кайткан республика кешесендә тапканнар. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 2010 елдан 2023 елга кадәр республикада Судан, Һиндыстан, Йемен, Пакистан, Төркия, Сьерра-Леоне, Гайана, Ангола, Танзания, Руанда һәм Чад кебек илләрдән кайткан 31 кешенең бизгәк йоктыруы теркәлгән.

  • Бизгәк - кешеләргә Аnopheles төреннән булган черки тешләве аша күчә торган йогышлы авыру. Чир авыр уза, бизгәк өянәге, бавыр һәм талакның зураюы белән бергә бара. Бизгәкнең дүрт формасы арасында иң куркынычы - үлемгә китерергә мөмкин булган тропик бизгәк.
  • Татарстан Республикасында сулыкларны ел саен бизгәк черкие личинкаларына каршы эшкәртү нәтиҗәсендә (эшкәртү мәйданы 1129 га тәшкил итә) республикада бизгәк йоктыру очраклары 16 ел дәвамында теркәлми инде.

Читайте на 123ru.net