World News

Сергей Волков Татарстан Фотографлар берлегенең Рәхмәт хатына лаек булды

Сергей Волков Татарстан Фотографлар берлегенең Рәхмәт хатына лаек булды

ТР Фотографлар берлеге вәкилләре фотограф, эшмәкәр Сергей Волковның Мәскәүдә «Мосфильмдагы галереядә» ачылган «50×50» күргәзмәсе белән танышты. Ачылыш тантанасында ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова Сергей Волковка берлекнең Рәхмәт хатын тапшырды.

Әлеге бүләк Сергей Волковка Союз үсешенә керткән лаеклы өлеше, һәръяклап ярдәм өчен бирелде.

«Әлеге күргәзмәдә Казаннан килеп катнаша алу – безнең өчен зур дәрәҗә. Шушы мөмкинлек өчен, фотосәнгатьтә шулкадәр актуаль, көнүзәк темаларны күтәргәнегез өчен зур рәхмәт! Ясалма интеллект ярдәмендә булдырылган күргәзмә оештыруда да сез беренчеләрдән», — диде ТР Фотографлар берлеге вәкиле Кристина Дегтярева.

Күргәзмәне караучылар авторның эшләре ясалма интеллект ярдәмендә ясалган булуга карамастан, аларда аның дөнья күренешләрен күзаллавы, җанлы хисләр булуын билгеләде.

  • «ТР Фотографлар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы — республикада фотосәнгатьне үстерүгә юнәлдерелгән, уртак мәнфәгатьләрне яклау һәм устав максатларына һәм бурычларына ирешү өчен фотосурәтләрнең төрле өлкәләрендәге фотографларны, иҗади хезмәткәрләрне һәм белгечләрне берләштерүче иҗат берлеге.

Читайте на 123ru.net