World News

«Җырлыйк әле-2024» фестиваль-конкурсы җиңүчеләре билгеле

«Җырлыйк әле-2024» фестиваль-конкурсы җиңүчеләре билгеле

Кичә Башкортстан Республикасының Туймазы Төмәнәк авылы янындагы «Бабай утары» ачык һавадагы этнографик музей биләмәсендә «Җырлыйк әле!» фестиваль-бәйгесенә иң яхшы үзешчән коллективлар җыелды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Фестивальнең гран-приена Туймазы районының «Төмәнәк» халык фольклор ансамбле лаек булды. Җитәкчесе – Зарипова Раушания Фоатовна.

1 урын – «Ярмәкәй егетләре», «Ак калфак кызлары» (җит. Ханнанов Рәис Ямалетдин улы, Ханнанова Тәнзилә Бари кызы), Ярмәкәй районы.

2 урын – «Ихлас» (җит. Хәйруллин Рифат Фәйзулла улы), Шаран районы.

3 урын – «Ак калфак энҗеләре» (җит. Вәлиева Светлана Хафиз кызы), Нефтекамск.

3 урын – «Сәрбиназ» (җит. Шәемова Зинфира Вәдүт кызы), Илеш районы.

Читайте на 123ru.net