World News

Профилактика үткәрелү сәбәпле, Казанда радио- һәм телетапшырулар трансляциясе туктатыла

Казанда Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре радиотелеүзәгендә 5-7 августта профилактика эшләре үткәрелә.

Шул сәбәпле РТРС-1 һәм РТРС-2 цифрлы эфир телевидениесе программаларын, «Россия радиосы + Татарстан радиосы», «Маяк» радиосы, «Вести ФМ» радиосы FM-радиотапшыруларын трансляцияләү вакытлыча туктатыла. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Антенна-мачта корылмаларын капиталь ремонтлау 10.35-17.00 сәгатьләрдә Можайский урамы, 6нчы йорт адресы буенча үткәреләчәк.

Читайте на 123ru.net