World News

Түбән Кама пенсионеры махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 50 мең сум акча биргән

Түбән Кама пенсионеры махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 50 мең сум акча биргән

Түбән Кама пенсионеры Владимир Шорхин Химиклар урамы, 72б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына 50 мең сум акча тапшырган. Аның элегрәк тә монда азык-төлек һәм акча китергәне булган инде, әмма азрак суммада. Бу юлы ул тагын волонтерлар янына килде.

Владимир Шорхинга - 85 яшь. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Ир-ат авыр вакытта ач утырырга да туры килә иде дип искә ала. Хәтта шундый хәлдә дә аның әти-әнисе фронтка ярдәм итә, әнисе бияләй һәм оекбашлар бәйли. Хәзер ир-ат үзе алардан үрнәк алган. Ул махсус хәрби операция башланганнан соң мөмкин булганча ярдәм күрсәтә.

«Азык-төлек белән ярдәм иттем, акча китердем. Күп түгел, 5-10 мең сум гына булса да, рәхмәт әйтеп алдылар. Безнең хәрбиләр - чын патриотлар, көн-төн дошманга каршы сугышалар», - ди Владимир Шорхин.

Бу юлы Владимир тагын акчалата ярдәм күрсәтергә булган. Күләме дә элеккесеннән күбрәк – 50 мең сум. Ир-ат видео караган, анда хәрбиләр ярдәм күрсәткәч өчен россиялеләргә рәхмәт әйтә һәм ил сакчыларын онытмауларын сорый. Шуннан соң, акча җыеп, гуманитар ярдәм җыю пунктына илтеп биргән.

«Барысы да бик тиз бушый, көн саен 6-8 кеше китә. Узган айда безгә 105 кеше килде. Әлбәттә, без бу акчага термослар, газ горелкалары, юеш тастымаллар сатып алачакбыз, безгә гигиена чаралары, йоклау капчыклары, кечкенә келәмнәр дә бик кирәк», - дип сөйләде 6, 7, 8нче микрорайоннарның территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Лариса Орлова.

Волонтерлар контракт имзалаган яки ялга кайткан хәрбиләр өчен төп җыелмалар туплавын дәвам итә. Әмма хәзер запаслары тулыланганга караганда тизрәк кимүен билгеләп үтәләр. Шуңа күрсә шәһәр халкын читтә калмаска чакыралар. Бу аеруча яшь буынга кагыла.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Түбән Камадан камалышта булган 93 яшьлек Рөкыя Сәхәбетдинованың хәрбиләр батальонын киемнәр белән тәэмин итүе хакында язган иде.

  • 1 августтан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән хәрбиләргә 1,7 миллион сумга якын акча бирелә. Түләүләрнең күләме арту РФ Президентының күрсәтелгән чорда махсус операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләргә элеккеге 195 мең сум урынына 400 мең сум күләмендәге федераль түләү турындагы яңа указы белән бәйле.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры яки 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.

Читайте на 123ru.net