World News

Мәскәүдә коллекционер Гөлшат Ногайбәкова татар бизәнү әйберләре хакында сөйләячәк

21 августта Мәскәүдә коллекционер һәм халык костюмнары реконструкторы Гөлшат Ногайбәкова татар бизәнү әйберләре хакында сөйләячәк. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.

Очрашу Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында уза. Лекциядә катнашучылар XIX гасыр - XX гасыр башы зәркән осталарының осталыгын күрә һәм бәяли ала. Экспонатлар Гөлшат Ногайбәкованың шәхси коллекциясеннән тәкъдим ителәчәк.

Тыңлаучылар «Татар зәркән эшләнмәләренең төп төркемнәре һәм аларны ясау алымнары нинди? Еллар дәвамында алар ничек үзгәргән? Челтәрләп эшләнгән каткан җеп, төерле филигрань, глиптика, коелма, чокып ясаган рәсем, металл өслеген каралту нәрсә ул? Татар хатын-кызлары фирәзә һәм сердоликны нинди үзлекләре өчен яраткан?» дигән сорауларга җавап алачак.

Кунаклар 18.00 сәгатьтә җыела башлый.

Читайте на 123ru.net