World News

Сәламәтлек саклау министрлыгы гомер озынлыгын 2030 елдан да иртәрәк күтәрергә өметләнә

Россия Президенты Владимир Путин 2030 елга көтелгән гомер озынлыгын 79 яшькә кадәр күтәрү бурычын куйды. Әмма Татарстанда бу күрсәткеч хәтта әлеге сроктан иртәрәк тә 80 яшькә кадәр җитәргә мөмкин, диде ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин «Татарстан 24» телеканалына интервьюда.

Аның сүзләренчә, хәзер көтелгән гомер озынлыгы 75,25 яшь тәшкил итә, 2024 елда аны 75,57 яшькә кадәр арттыру бурычы куелган.

Министр әлеге максатка ирешүдә профилактик тикшерүләр зур роль уйнавын билгеләп үтте.

«Әлбәттә, гомер озынлыгын арттыру үзе үк нәтиҗәләрнең берсе. Диспансерлаштыруның төп максаты – гражданнарыбызның сәламәтлеге буенча алдагы елларга нигез салу. Шулай ук диспансер күзәтүләре дә бар. Бу очракта йогышлы булмаган ниндидер хроник авырулардан интегүче кешеләр вакыт-вакыт табибларга күренеп тора», - дип аңлатты Миңнуллин.

Гомер озынлыгын арттыру - Россиядә Президент Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырыла торган «Демография» илкүләм проекты бурычларының берсе.

Читайте на 123ru.net