World News

Чирмешән районы Казанка авылыннан махсус хәрби операциягә квадроцикл илткәннәр

Чирмешән районы Казанка авылыннан Хмелевларның улларына туганнары, якыннары, дуслары ярдәме белән акча туплап, квадроцикл сатып алганнар һәм аны махсус хәрби операция зонасына илтеп тә биргәннәр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова хәбәр итә.

Хмелевларның уллары Александр махсус хәрби операциягә мобилизация буенча киткән. Армия хезмәтендә булып кайткан егет кабат ил сагына баса, ул 25 яшьлек юбилеен да фронтта билгеләп узган.

«Район хәрби комиссариатыннан чакыру алу белән, Самарадан кайтып җитте. Әни буларак, мин аңа: «Бармыйсыңмы әллә, улым,» дип тә карадым, тик ул әйткәнне үти торган егет, холкы шундый. Аны озатканның икенче көнендә мобилизация төгәлләнде. «Әни, әгәр без сакламасак, сез булмыйсыз бит», – диде Саша. Махсус хәрби операция зонасындагы чорда ул шактый олыгаеп китте.

Якташыбыз якыннары янында ике тапкыр ялда булган. Беренчесендә үзе белән җиңел автомобиль алып киткән, анысы инде гамәлдән чыккан, хәзер аның транспорты – квадроцикл. Саша фронтның алгы сызыгында, анда кораллар ташый, яралыларны алып чыга.

«Тиз арада аны яңа транспортлы иткәч, безгә ышанычы артты. Без аның белән горурланабыз. Рәхмәт, ул даими элемтәдә булырга тырыша, җае чыгу белән шалтырата яки смс яза, видео аша сөйләшеп, үзен күргәч, бераз тынычланам», – диде Евгения Хмелева.

Читайте на 123ru.net