World News

Рөстәм Миңнеханов: Спас ярминкәсе Россиянең 71 төбәгеннән катнашучылар җыйды

Рөстәм Миңнеханов: Спас ярминкәсе Россиянең 71 төбәгеннән катнашучылар җыйды

Алабугада уза торган Спас ярминкәсендә илнең 71 төбәгеннән 2 меңнән артык кеше катнаша. Бу хакта үз Телеграм-каналында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов язды.

Беррәттән шәһәрдә «Кыңгырау чыңы» фестивале дә уза. Бу чарада Россиянең төрле җирләреннән килгән 118 оста катнаша.

«Спас ярминкәсенең бай программасы борынгыдан килгән халык кәсепләре белән танышырга мөмкинлек бирә. Алабугага бару өчен менә дигән сәбәп! Рәхим итегез, дуслар!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Бүген, 4 августта, ярминкәнең һәм фестивальнең ахыргы көне. Быел халык һөнәрләре бәйрәме яңа форматта уза – сәүдә рәтләре Алабуганың тарихи өлешендә, ә ресторан һәм уен пятачоклары Шишкин буаларында эшли.

Читайте на 123ru.net