World News

Республика һәм Казан шәһәре көне бәйрәмен уздырырга 28 миллион тотылачак

Республика һәм Казан шәһәре көне бәйрәмен уздырырга 28 миллион тотылачак

Казанда Республика һәм шәһәр көнен уздыруга 28,2 млн бүлеп биреләчәк. Бу хакта тендер дәүләт сатып алулары порталында чыккан.

Бәйрәм чаралары «Казан» гаилә үзәге янындагы ачык мәйданчыкта, шулай ук Ратушада булачак. Беренче мәйданчыктагы концерт кимендә дүрт сәгать барачак. Россия эстрадасы йолдызлары, вокалистлар, татар эстрадасы җырчысы төркеме, вокаль-инструменталь ансамбль, 30 кешелек халык һәм эстрада хореография коллективлары чыгышы көтелә. Номерлар арасында сәхнәгә алып баручылар чыгып тамашачылар белән рус һәм татар телендә аралашачак.

Шулай ук подрядчыга мәйданчыкны җиһазландырырга һәм бизәргә, сәхнәне махсус эффектлар белән тәэмин итәргә, «Казан сөлгесе» чарасын, Казан Ратушасында сәгать ярымлык концерт һәм кунаклар кабул итүне оештырырга кирәк була. Монда Татарстанның атказанган артистлары, бию, вокал һәм башка коллективлар, башкаручылар чыгыш ясаячак.

Сатып алулар Казан бюджетыннан финанслана.

Читайте на 123ru.net