Татарстанда көчле җил, яңгырлар һәм 27 градус эссе көтелә
![Татарстанда көчле җил, яңгырлар һәм 27 градус эссе көтелә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/8/4/4268d5a13a36e0a9322b8bbfc00ff1cd.jpg)
Якшәмбе, 4 августта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнлә урыны белән томан төшә, көндез шулай ук 15-20 метр тизлектә җил була.
Төнлә һава температурасы 12-17, ә көндез 22-27 градус була.