World News

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектында парлы биюләргә багышланган кичәдә ялгызларны таныштырдылар

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектында парлы биюләргә багышланган кичәдә ялгызларны таныштырдылар

Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы узды. Парлы биюләргә багышланган кичәдә ялгызларны таныштыру да оештырылды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Элек-электән кичке уеннарда биеп, җырлап, күңел ачып, бер-берең белән танышып, ялгызлар үз парларын тапкан. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты да мондый очрашулар өчен менә дигән мөмкинлек», - диелә хәбәрдә.

Бию остаханәсе биючеләр – педагог-хореограф Алия Мөхәммәтгалиева һәм «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяковның «Мәхәббәт» дигән музыкаль-биюле импровизациясеннән башланып китте. Алга таба чара «Парлап сигезле», «Мәхәббәт күпере», «Чума үрдәк, чума каз», «Капка» кебек татар халык уеннары белән дәвам итте.

Бу кичтә проект кураторы, алып баручысы Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты, «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе Алсу Мәгъсүмҗанова яучы ролен үтәде һәм кызлар белән егетләргә танышырга ярдәм итте. Проектның тагын бер алып баручысы – Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, «Алтын битлек» театр премиясе иясе Булат Гатауллин килгән кунаклар белән аралашып, Алсу белән бергә төрле уеннар уйнатып, халыкның күңелен күреп, ял иттерде. Кунаклар арасында Франциядән килеп, чарага кушылучылар да булды.

Бу чараның тагын бер үзенчәлеге – яучы почмагында танышырга теләге булган кызлар һәм егетләр үзләренең телефон номерларын яки социаль челтәрләрдәге исемнәрен язып яулыкка салдылар. Кыюлыгы җиткәннәр һәм танышырга теләүчеләр яулык эченнән кәгазьне алып, таныша алдылар.

Тагын бер күңелле уенда кызлар импровизацион чаршау артына качып, яулыкларын гына чыгарып калдырдылар, егетләр исә кызларны яулыкларына карап кына сайлады, шул рәвешле берничә пар барлыкка килде. Бу парларны биетеп, алар арасында иң яхшы биючеләрне билгеләп, истәлекле бүләкләр – яулык һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр.

Җанлы музыка өчен баянчы, курайчы, мультиинструменталист, педагог, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин, кыллы уен коралларында уйнаучы мультиинструменталист, педагог, композитор Айдар Абдрахимов һәм композитор, дирижер, вокалист, мультиинструменталист Айдар Ниязов җавап бирде.

  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дәресләре Казан мэриясе һәм Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздырыла. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Һәр чара саен кичәнең актив катнашучыларын билгеләнеп, аларга истәлекле бүләкләр тапшырыла. Проектның быелгы кураторлары – «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчеләре Сәйдә Миңнебаева һәм Алсу Мәгъсүмҗанова.

Читайте на 123ru.net