World News

Мәскәү өлкәсендә «АртФолк России» милли мәдәниятләр фестивале була

7 сентябрьдә Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә «АртФолк России» Милли мәдәниятләр төбәкара фестивале узачак. Бу хакта Татарстан Халыклары дуслыгы һәм ассамблеясе порталы хәбәр итә.

Фестивальнең төп темасы – «Күпмилләтле Россия». Фестивальдә «Традиции», «Мастера», «Пир на весь мир», «Преемственность» мәйданчыклары оештырыла.

Фестивальне Красногорск шәһәре администрация, Красногорск шәһәр округының Иҗтимагый палатасы, Красногорск шәһәр округының Яшьләр эшләре буенча Иҗтимагый советы, «Мечта», «Подмосковье» клублары, «Яшьләр үзәге» МУ, «Досуг» клубы, В.Д. Поленов исемендәге Россия халыклары мәдәнияте үзәгенең Яшьләр этноинициативалары лидерларының Гомумроссия советы, Россия фольклор берлеге, шулай ук «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештыра.

  • Фестивальдә этномәдәни берләшмә, иҗат коллективлары, җиде яшьтән өлкәнрәк аерым башкаручылар катнаша ала.

Читайте на 123ru.net