World News

Владимир Путин: Россиядә тимер юл инфраструктурасын тиз арада үстерергә кирәк

Россиягә, иң алдынгы эшләнмәләрне кулланып, үз тимер юл инфраструктурасын яңа технологик дәрәҗәдә тиз арада үстерергә кирәк. Бу хакта Президент Владимир Путин Тимерьюлчылар көненә багышланган видеомөрәҗәгатьтә әйтте. Әлеге видео Кремль сайтында чыккан.

«Без бүгенге көн ихтыяҗлары белән генә эш итеп калмыйча, киләчәккә, дистә елларга алдан нигез салырга тиеш. Безнең бөек ата-бабаларыбыз да нәкъ шулай уйлап эшләгән», – диде дәүләт башлыгы.

Көн кадагына халыкара логистика коридорлары булдыру, Үзәк транспорт челтәре белән бәйле югары тизлекле магистральләр төзү, Азов-Кара диңгез транспорт юнәлешен үстерү, Балтыйк һәм Баренц диңгезеннән Фарсы култыгына һәм Һинд океанына кадәр «җөйсез» тимер юл элемтәсен оештыру тора.

Владимир Путин бурычлар масштаблы диде, әмма тимер юл тармагы белгечләренең белемнәре, тәҗрибәләре һәм ил мәнфәгатьләрендә нәтиҗәгә йөз тотулары аркасында барлык мәсьәләләр дә хәл ителәчәк дип ышана.

Читайте на 123ru.net