World News

Июнь аенда Россия эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган ил булды

Июнь нәтиҗәләре буенча Россия дөньяның зур икътисадлы башка дәүләтләре белән чагыштырганда, эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган ил булды. Росстат исәпләүләре буенча, Россиядә бу дәрәҗә 2,4 процентка җиткән. Өстәвенә, бер ай эчендә әлеге күрсәткеч 0,2 процентка кимегән, дип яза РИА «Новости».

Чагыштыру өчен «Зур егермелек» илләрен китергәннәр. Икенче урында Япония, монда бу күрсәткеч 2,5 процент. Өченче урында Мексика – 2,8 процент, дүртенчедә Көньяк Корея (2,8 процент).

Май ае белән чагыштырганда, Япониядә эшсезлек 0,2 процентка арткан, ә Көньяк Кореядә инде дүртенче ай рәттән үзгәрешсез калган.

G20нең башка илләрендә эшсезлек дәрәҗәсе 3 проценттан артыграк. Иң югары күрсәткеч Көньяк Африкада – 30 процент.

Калган дәүләтләрдә вазгыять «йомшаграк»: Испаниядә – 12,29 процент, Һиндстанда – 9,2 процент, Италиядә – 7 процент, Бразилиядә – 6,9 процент, Канадада – 6,4 процент, Германиядә – процент.

Кайбер илләрдә эшсезлек 4 проценттан югарырак булган. Алар арасында АКШ һәм Австралия бар (икесендә дә бу күрсәткеч – 4,1 процент).

Читайте на 123ru.net