World News

Татарстан Фотографлар берлеге вәкилләре «Мосфильм»да экскурсиядә булды

Татарстан Фотографлар берлеге вәкилләре Мәскәүгә эшлекле сәфәр белән барды. Сәфәрнең беренче көнендә фотографларга берлек әгъзасы, танылган фоторәссам Сергей Волков «Мосфильм»га экскурсия бүләк итте. Фотографлар берлеге рәисе, билгеле фотограф Виктория Шиһапова, бу чара өчен Волковка берлек әгъзалары исеменнән рәхмәт белдерде.

«Әлбәттә, «Мосфильм»ны, аның музейларын, кинолар төшерелә торган павильоннарны тамаша кылгач - тәэсирләр бер зур диңгез төсле. Моңарчы мин бу урын турында кинолар хакында интернеттагы, «Культура» телеканалындагы документаль фильмнар аша гына белә идем . Әлеге экскурсия – балачак, матур хыяллар белән очрашу. Мин бик шатландым, монда күпме тарихи мәгълүмат тупланган», – дип сөйләде театр сәнгате әһеле, нәфис сүз остасы Розалия Зәкиева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Кайчандыр зәңгәр экраннардан без бик нык яратып караган совет чоры актёрлары турында, алар башкарган рольләр хакында бихисап күргәзмәләр күрү насыйп булды. Мин үзем актриса буларак та, ул дәвер артистларының һөнәри осталыгына сокланам. Нәкъ менә аларның эшчәнлеге тәҗрибәсендә хәзерге буын театраль бүлек студентларын укытырга кирәк», – диде ул.

Быел «Мосфильм» 30 гыйнварда үзенең 100 еллыгын билгеләгән. Шуңа күрә дә экскурсия барышында күрсәтелгән тәүге зал «Мосфильм»ның алтын гасыры» дип атала. Биредә киноконцерн ачылганнан 3 меңнән артык фильм төшерелгән. Әлеге вакытта биредә фильмнар гына түгел, ә сериаллар, тапшырулар, телевизион проектлар да төшерелә. Шулай ук кастинглар да үткәрелә. Гомумән, монда 17 павильон, 2 ачык һавадагы мәйданчык һәм 23 бүлекчә эшли. «Мосфильм»ның тулаем мәйданы 30 гектарны тәшкил итә.

Экскурсия барышында элекккеге чорларда артистларга ничек грим салулары турында, Россия кинематографиясенең классика, алтын фондына кергән киноларның ничек төшерелүе хакында да сөйләп үтәләр. Татарстан Фотографлар берлеге вәкилләренең биредә кинолардагы реквизитларны, автомобильләрне күрү мөмкинлеге була. Шулай ук бүгенгесе көнне «Синяя птица» тапшырулары төшерелгән павильоннарны да карыйлар.

  • Әйтергә кирәк, ТР Фотографлар берлеге составында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының күп кенә фотохәбәрчеләре, шулай ук хәбәрче Юлай Низаев тора.

Читайте на 123ru.net