World News

Сергей Иванов: М12 юлының Татарстанда туризмга йогынты ясавын күрәбез

Сергей Иванов: М12 юлының Татарстанда туризмга йогынты ясавын күрәбез

Татарстанда М12 «Көнчыгыш» түләүле трассасы уза торган төбәкләрдән килгән автомобильләр саны көннән-көн арта бара. Шулай ук ерак, төньяк-көнбатыш субъектлардан да машиналар күбәйде. Бу хакта «Татар-информ»»га Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

«Көн саен йөзләрчә һәм меңнәрчә автомобиль. Кешеләр Татарстанга туристлык максатларында килә», - дип өстәде әңгәмәдәш.

Ул белдергәнчә, автомобиль туризмы тулаем илдә әлегә бик үк яхшы үсеш алмаган, әмма М12 кебек проектлар популярлыкның яңа әйләнешен бирә һәм сәфәргә уңайлылык өсти.

М12 «Көнчыгыш» федераль трассасы тугыз төбәк, шул исәптән Татарстан территориясе аша уза. Мәскәүдән Төмәнгә кадәр магистральнең гомуми озынлыгы 1961 километр тәшкил итәргә тиеш. РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 21 декабрендә видеоэлемтә аша Мәскәүдән Казанга кадәр 810 километр озынлыктагы трасса участогын ачты. М12 төзелеше «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» илкүләм проекты буенча алып барыла.

Читайте на 123ru.net