Соңгы 8 елда Татарстанда бал кортлары саны кимү теркәлгән
Татарстанда ел саен бал кортлары саны кимү күзәтелә. Бөҗәкләр кырларны эшкәртү өчен аграрийлар файдалана торган химикатлардан үлә, шулай ук азык базасы кыскарудан интегә. Моннан тыш, республикада бал кортлары үрчетергә теләүчеләр ел саен кими.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе мәгълүматлары буенча, агымдагы ел башына Татарстанда 9443 умарталык һәм 148147 умарта күче бар. Ике ел элек умарталыкларның саны 11413 тәшкил иткән, ә 2016 елда – 14000.
Югарыда әйтелгәнчә, умартачылар өчен төп проблема булып пестицидлар тора, алар белән республикада биш ел элек күпләп утыртыла башлаган рапс кырлары эшкәртелә.
Закон буенча, аграрийлар умарталык хуҗаларын кырларны эшкәртү башланырга ун көн алдан яки биш көннән дә соңга калмыйча кисәтергә тиеш. Шул ук вакытта эшкәртелә торган кишәрлекләрнең территориясен билгеләргә кирәк.