World News

Казанда БРИКС саммиты вакытында дәүләт хезмәткәрләренә ял бирергә телиләр

22-24 октябрь Казанның башкарма хакимияте һәм аның карамагындагы оешма вәкилләре өчен ял көннәре булырга мөмкин. Ведомстволар эшен тәэмин итүче хезмәткәрләр искәрмә булып тора. Татарстан Рәисенең бу карары ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза.

Хезмәт хакы сакланып кала торган яллар Казанда БРИКС саммитын уздыру көннәренә туры килә. Бу ялларны «чара вакытында җәмәгать тәртибен көчәйтү һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү максатыннан» бирергә планлаштыралар.

Башкарма хакимият органнарына карамаган дәүләт органнары җитәкчелегенә, шулай ук җирле үзидарә һәм аның карамагындагы оешмалар җитәкчелегенә үз хезмәткәрләренең эш графигын карар пункты нигезендә оештырырга киңәш ителә. Федераль дәүләт органнары һәм оешмалары башлыклары өчен дә шулай ук – аларга халыкара вакыйга уздыру вакытына графикны яңадан карау мөмкинлеген тәкъдим итәчәкләр.

Читайте на 123ru.net