World News

«Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале хедлайнеры Пётр Налич булачак

«Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале хедлайнеры Пётр Налич булачак

«Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестиваленең быелгы хедлайнеры Пётр Налич булачак. Фестиваль 10 август көнне Казан шәһәренең Горький паркында үтәчәк.

«Былтыргы фестивальнең хедлайнеры Сюзанна һәм Settlers төркеме иде. Фестивальгә 20 меңнән артык тамашачы килде. Быел да фестиваль тамашачыны биратаф калдырмас», – диде Казан шәһәренең Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова.

«Без үз мәдәниятен музыка, кул эшләре һәм башка юллар белән заманчалаштырып бирә алган иҗат кешеләрен җыябыз. Фестивальдә музыкаль мәйданчык, балалар мәйданчыгы, ярминкә һәм лекторий мәйданчыгы булачак», – дип программа белән таныштырды Казан шәһәренең Парклар һәм скверлар дирекциясе арт-директоры Лилия Вәлиева.

Фестиваль кысаларында Рәдиф Кашаповның «Моң. Аңлатма» документаль фильмы, думбыра чиртергә өйрәнү буенча мастер-класс та каралган.

«Без фестивальдә 2021 елдан бирле катнашабыз. Күп милләтле төркем буларак Татарстанда яшәгән төрле халыклар телләрендә җырлар башкарган идек. Быел безнең яңа альбомыбыз чыкты – бу татарларның төрле этник группалары җырлары. Быел фестивальдә ул җырлар яңгыраячак», – дип анонс бирде «Зәкәрия» төркеме җитәкчесе Лилия Җиһаншина.

Фестивальнең музыкаль сәхнәсендә шулай ук, «Дышать», ZAKARIA, Васса Железнова, «Кружево» һәм башка төркемнәр чыгыш ясаячак.

Читайте на 123ru.net