World News

Татарстанда килешү буенча хезмәт итүче хәрбиләр өчен әзерлек курслары ачылды

Татарстанда ДОСААФ килешү буенча хезмәт итүчеләр өчен беренчел әзерлек курслары ачты. Булачак хәрбиләр биш көн дәвамында корал белән эш итәргә, үзләренә һәм иптәшләренә беренче медицина ярдәме күрсәтергә, шулай ук пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итәргә өйрәнәчәк.

«Өйрәнүләрнең төп бурычы – булачак сугышчыларны хәрби әзерлек нигезләренә өйрәтү. Укулар биш көн дәвам итә. Корал белән эш итү күнекмәләренә кыскача өйрәтәбез, төзәп атырга, шулай ук тактик, махсус әзерлеккә, шул исәптән хәрби топографиягә, хәрби психологиягә, инженерлык әзерлегенә өйрәтәбез. Гранаталар, миналар куллану үзенчәлекләренә: аларның тәэсиренә, билгеләнешенә, куллану шартларына өйрәтәбез. Шулай ук тактик медицинага, яу кырында иптәшеңә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә укытабыз», – дип сөйләде «Татар-информ»га ДОСААФның «Үзәк» спорт-техника клубы җитәкчесе Айрат Баһавиев.

Курсларда катлаулы хәлләрдә ярдәм итәрдәй кыйммәтле киңәшләр, кирәкле әйберләргә игътибар бирәләр. Укытуның интенсив программасы көн тәртибен бик бай итә. Булачак хәрбиләр укытулар уза торган территория частендә яши, аларга бушлай обмундирование бирелә.

Хәрби тәҗрибәсе яки медицина белгечлеге булган һәркем укыту процессында инструктор була ала.

Алдарак «Татар-информ» июль азагында Түбән Камада башлангыч хәрби әзерлек курсларын туплау игълан ителүен язган иде. Алар Россия Саклану министрлыгы белән килешү төзергә планлаштыручы потенциаль хәрбиләргә исәпләнә. Әзерлек курслары бер ай дәвам итә. Әмма инде килешү төзү процессында булучыларны ике-өч көндә кыскартылган вариант буенча да әзерлиләр. Уку вакытында обмундированиегә зур игътибар бирелә.

Читайте на 123ru.net