World News

Волынец татарстанлылардан балалар омбудсменына еш килгән мөрәҗәгатьләр турында сөйләде

Ел саен Татарстандагы балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына республика халкыннан 2 меңгә якын мөрәҗәгать килә. Аларның күпчелеге аерылышкан әти-әниләрнең бала белән аралашуны тыю шикаятьләренә, шулай ук алимент түләүдән качуга бәйле. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстанның балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец сөйләде.

«Быелның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча, 800дән артык мөрәҗәгать килде. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк. Беренче урында баланың гаиләгә һәм гаилә элемтәләренә хокукын тормышка ашыруга бәйле, болар 36 процент. Аларның күбесе аерылышкан парларның балага әтисе яки әнисе белән аралашуын тыюга бәйле шикаятьләре», – диде ул.

Икенче урында мәгариф мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр – 18 процент. Өченче урынны социаль тәэмин итү мәсьәләләре алып тора, әмма узган ел белән чагыштырганда алар өчтән бергә кимегән.

«Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә килгән күп санлы мөрәҗәгатьләр элеккечә үк ата-аналарның алимент йөкләмәләрен үтәмәү мәсьәләсенә бәйле. Аерылышканнан соң ата-аналарның берсе чит илгә китеп, уртак балаларын карау мәсьәләсен игътибарсыз калдыруга бәйле мөрәҗәгатьләр күбәйде», – диде Волынец.

Читайте на 123ru.net