World News

Дамир Мөхетдинов Мәккәдә ислам илләре министрлыклары конференциясендә катнаша

Мәккә шәһәрендә ислам дөньясы илләренең ислам һәм вакыф эшләре министрлары конференциясе башланды, анда 60 ил вәкиле катнаша. Конференция «Роль министерств по делам ислама и вакфов в продвижении принципов умеренности и укреплении ценностей умеренности» темасына багышлана. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Россияне һәм аның 25 миллионы өммәтен әлеге форумда Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология фәннәре докторы Дамир Мөхетдинов тәкъдим итә.

Ислам эшләре буенча министрларның конференциясе быел тугызынчы мәртәбә уза, әмма Россия анда беренче тапкыр катнаша. Чараны Согуд Гарәбстанының Ислам эшләре буенча министрлыгы оештыра.

Читайте на 123ru.net