World News

Егерменче «Алтын мөнбәр» фестивален Иранда төшерелгән гаилә драмасы ача

«Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кино фестивале режиссер Бабак Хаджепашаның «В объятиях дерева» фильмы белән ачылачак. Бу – Россия өчен премьера: безнең илдә һәм Казанда бу фильмны беренче тапкыр күрсәтәчәкләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

«Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Шуңа күрә ачылыш өчен фильмга психологик гаилә драмасын сайладык. Ул бүгенге көн өчен глобаль һәм кискен тема күтәрә, гаилә мөнәсәбәтләрен сакларга кирәклеген, балаларның сайлавын хөрмәт итәргә һәм бөтен көчне куеп гаиләне саклап калырга кирәк икәнен искәртә», – дип аңлата Казан кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе башлыгы Нина Кочеляева.

Фильмда ир белән хатын аерылышу чигендә булган гаилә тарихы бәян ителә. Һәм бары тик ике улларының зур мәхәббәте һәм ныклы дуслыгы әти-әниләренең никахын саклап калырга һәм аларга тагын бер мөмкинлек бүләк итәргә сәләтле.

6 сентябрьдә, кинофестиваль ачылышында фильмны «Мир» һәм «Родина» кинотеатрларында күрсәтәчәкләр. Сеанслар шулай ук Казан Кремленең Гавами урыннарында (Присутственные места) һәм Кабан күле яр буенда ачык һавада да узачак.

Искәртеп үтик, «Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кино фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узачак. «Алтын мөнбәр» фестивале Россиянең Мәдәния министрлыгы ярдәм итә торган кинопроектлар исемлегенә керде.

Читайте на 123ru.net