World News

Чаллы мэры төзүчеләрнең тизрәк эшләвен сорады

Чаллы мэры Наил Мәһдиев төзүчеләрнең тизрәк эшләвен сорады. Чаллы йортларында капиталь ремонт 91 процентка башкарылган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Лилия Хәбибҗанова хәбәр итә.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, сезонлы эшләрне 15 августка тәмамлаячаклар, өстәмә программа буенча ремонтлана торган йортларда эшләр 1 сентябрьга кадәр сузыла.

«Әбиләр чуагын көтмәгез. Көнаралаш яңгырлар. Шуңа күрә түбә, фасад эшләре буенча эшләрне тәмамларга кирәк. Өч атна вакыт калып бара», – диде Наил Мәһдиев.

Фасад эшләре 86 процентка башкарылган, түбәләр нибары 69 процентка әзер. Җылылык, су, электр системаларын төзекләндерү эшләре дә әле төгәлләнмәгән. Лифтларны ремонтлау 100 процентка башкарылган.

Читайте на 123ru.net