World News

Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык челтәрен яңарту программасын башлап җибәрергә кушты

Татарстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең аерым төбәк программасы эшли башлаячак. Республика халкының соравын исәпкә алып, мондый карарны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Бу хакта «Татар-информ»га Республика Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Ул хәзер Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә нинди вариантлар бар икәнен, шул исәптән федераль финанслау катнашында да, гамәлдәге илкүләм проект кысаларында карарга һәм әзерләргә йөкләмә бирде. Республикада да аерым өстәмә программа булачак», – дип сөйләде ул.

Рөстәм Миңнеханов программа нигезләмәләрен килештергәннән соң, аның турында һәм аны гамәлгә ашыру тәртибе турында рәсми рәвештә игълан ителәчәк.

Галимова искәрткәнчә, бу – Татарстан Рәисенең мондый киңкүләмле төбәк проектларын башлап җибәрүенең беренче очрагы гына түгел. Шулай итеп, «Безнең ишегалды» йорт яны территорияләрен төзекләндерү программасы төбәктә уңышлы гамәлгә ашырыла, ул үзенә ихтыяҗ булуын һәм нәтиҗәлелеген исбатлады инде. «Челтәрләрне модернизацияләү буенча да шул ук принцип кулланылачак», – дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.

Программаны эшләтеп җибәрү турында республика җирлекләре башлыклары белән очрашуда Татарстан җитәкчесе үзе игълан итте.

«Без программаны эшләячәкбез һәм инфраструктураны яңартуга (су, канализация, җылылык) акча тотачакбыз. Һәм менә челтәрләр аеруча катлаулы шартларда, шуңа күрә бу проектны алга этәрәбез», – дип белдерде ул.

Читайте на 123ru.net