World News

Бангладешта Президент Парламентны таратты

Бангладеш Президенты Шахабуддин Чуппу, ил премьеры Шейх Хасинаның качып китүе сәбәпле, вакытлыча министрлар кабинеты булдыру өчен парламентны тарату турында карар кабул иткән. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Президентның Кораллы көчләрнең өч төре башлыклары, төрле сәяси партия лидерлары, гражданлык җәмгыяте вәкилләре һәм «Студентлар дискриминациягә каршы» хәрәкәте лидерлары белән очрашу нәтиҗәләре буенча, милли парламент таратылды», – диелә президент администрациясе матбугат өчен игълан иткән белдерүдә.

Бангладеш парламентына яңа сайлау уздыру көне әлегә әйтелмәгән.

  • Бангладешта фетнә: премьер-министр Шәех Хәсинә илне ташлап качкан

Читайте на 123ru.net