World News

Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләрдә гидроцикллар өчен аерым зона ясарга кушты

Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләрдә гидроцикллар өчен аерым зона ясарга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләрне төзекләндерү барышын бәяләде. Ике атна элек республика җитәкчесе мәйданчыкта булды һәм берничә йөкләмә бирде. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова искәртте.

Бу юлы Рөстәм Миңнеханов ял итүчеләрнең иминлеген тәэмин итүгә игътибар итте. Шулай итеп, ул гидроциклларда һәм моторлы көймәләрдә йөрүчеләрне катамаран һәм сап кулланучылардан аеру мөмкинлеген өйрәнергә кушты. Ял итүчеләрнең бу ике төркеме өчен чикләнгән киңлекләр кирәк, дип белдерде ул.

Татарстан Рәисе көймә станциясеннән тыш, павильоннарда - мәгълүмат үзәкләрендә, шулай ук прокат үзәкләрендә булды.

Видео: Татарстан Рәисе матбугат хезмәтеннән

Читайте на 123ru.net