World News

Рыбушкино авылында Сабантуйда балалар арасында «Татар җыры» бәйгесе була

Рыбушкино авылында Сабантуйда балалар арасында «Татар җыры» бәйгесе була

17 августта Түбән Новгород өлкәсе Рыбушкино авылында Сабантуй була. Биредә балалар-яшүсмерләр арасында «Татар җыры» VII вокал конкурсы үткәрелә. Ул ике номинациядә (10-13 яшьлек һәм 14-18 яшьлек) һәм ике турда узачак. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендә «Туган як» газетасы редакциясе сәхифәсендә хәбәр ителә.

Җиңүчеләр акчалата бүләккә һәм бәйрәмнең кичке программасында чыгыш ясау мөмкинлегенә ия була. Калган катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре тапшырыла.

Алдан язылу өчен 8 (908) 753 63 22 телефонына (конкурсны оештыручы Әлфия Хәйдәр кызы) шалтыратырга кирәк.

Конкурсның шартлары:

1. Һәр турда катнашучылар үзләренең вокал сәләтләрен һәм артистлыкларын күрсәтә (минусовкага, баянга һәм музыкасыз башкару рөхсәт ителә).

2. Башкарыла торган барлык җырлар бары тик татарча булырга тиеш.

3. Минусовкаларның флешкада mp3 яки wav форматында яхшы сыйфатта булуы һәм аларны алдан биреп кую сорала.

4. Чыгыш 8 (908) 753 63 22 телефоны буенча алдан килешенгән булырга тиеш.

Читайте на 123ru.net