World News

Алма-Атадагы «Идел» татар-башкорт үзәге бинасыз калырга мөмкин

Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә «Идел» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге»н законлы биләгән бинасыннан мәхрүм итү темасына түгәрәк өстәл узды. Бинаны алу инициаторы булып шәһәрнең Медеуск районы прокуроры чыгыш ясады.

Бинаның шәхси милекчесе бар, ул - бизнесмен һәм меценат Рәшит Гыйззәтулин. Эшмәкәр «Идел» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге»нә һәм «Asar Union» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру оешмасына бинаны бушлай арендага бирә, дип хәбәр итә «Миллиард татар».

2024 елның язында Алма-Ата шәһәре Медеуск районы прокуратурасы бинаны тартып алырга тырышу өчен судка дәгъва биргән. Сәбәбе, янәсе, бинаның беренче хуҗасы аны законсыз саткан. Әмма Гыйззәтулин дүртенче хуҗа булып тора, һәм объектны закон буенча сатып алган.

Җыелышта бинаны тартып алуның сәбәпләре һәм максатчанлыгы турында фикер алыштылар, конфликтта катнашучыларның барысын да тыңладылар. Спикерлар арасында Рәшит Гыйззәтулинның адвокаты, Алма-Ата шәһәре Медеуск районы прокуроры урынбасары, Алма-Ата шәһәре мәслихаты депутатлары, «Asar Union» җитәкчесе, «Идел» үзәге җитәкчесе һәм башкалар бар иде.

Шулай ук прокурорларга җәмәгатьчелек вәкилләре дә сораулар бирде.

Читайте на 123ru.net