World News

Чаллыга килгән табибларга фатир бирәләр

Чаллыга килгән табибларга фатир бирәләр

Чаллы медицина учреждениеләре яңа табиблар белән тулыланды. Белгечләр Казан, Ижевск, Уфа, хәтта Санкт-Петербургтан килде. Республика программасы буенча алар фатир белән тәэмин ителә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы сайтында Лилия Хәбибҗанова яза.

«Һәр пациентыма үземнең балама сыман карыйм», - ди медицина фәннәре кандидаты, балалар хирургы һәм уролог-андрологы Шохрамазон Ганиев. Олы йөрәкле табиб хәзер Чаллы Кама балалар медицина үзәгендә эшли. Аны Санкт-Петербургтан чакырып китергәннәр. 17 еллык хезмәт стажы бар.

«Чаллы, шәһәр җитәкчелеге, Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы бары тик уңай тәэсирләр уята. Клиника үссен өчен илнең төрле почмакларыннан белгечләр җәлеп итәләр», – ди табиб.

«Республика, шәһәр җитәкчелеге тарафыннан ярдәм нык сизелә. Белгечләрне җәлеп итү буенча безнең идеяләрне хуплап кына калмый, үзләре дә проблеманы хәл итү юлларын тәкъдим итә. Бу нигездә республикада махсус грант программасы да булдырылган. Аның нигезендә Татарстанга, шул исәптән Чаллыга, эшкә килгән табибларга социаль ипотеканы каплау өчен 800 мең сум бирәләр. Моннан тыш, шәһәр дә 200 мең сум тапшыра», - ди Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең баш табибы Марат Мөхәммәдиев.

Әлеге программа буенча Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә быел 5 табибны җәлеп иткәннәр. Тагын невролог һәм ике кардиолог килүен көтәләр.

Казаннан килгән табиб Родион Захарушкин да тәэсирләнеп йөри. Хастаханәгә аны эпидемиологик бүлек мөдире итеп билгеләгәннәр. Хәзерге вакытта ул бер бүлмәле фатирын җиһазлау белән мәшгуль.

Чаллыга Россиянең башка шәһәрләреннән килгән 26 табиб фатир алуга иреште. Белгечләрне җәлеп итү эше алга таба да дәвам итәчәк. Шәһәргә әле анестезиолог, реанимотолог, невролог, кардиолог һәм башка белгечләр кирәк.

Читайте на 123ru.net