Бүгеннән Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә
![Бүгеннән Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/8/7/2cf3f1da032154e202ca3da52087f200.jpg)
Татарстан районнарында август ае башыннан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 4 майдан башлап) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый.
Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде, ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә «Сәхәр» вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде.
Намаз вакытларындагы үзгәрешләр беренчеләрдән булып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә. Казан шәһәрендә намаз вакытында үзгәреш 7 августка туры килә, бу көнне ястү 22:07 сәгатьтә, 8 августта исә иртәнге намаз вакыты 00:09 сәгатьтә керә, диелә хәбәрдә.