World News

Татарстан Юстиция министрының яңа урынбасары билгеләнде

Татарстан Юстиция министрлыгы коллективына бүген министрның яңа урынбасарын тәкъдим иттеләр - ул 43 яшьлек Марат Низамиев. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Марат Фәрит улы Низамиев Татарстан җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, оештыру-хокукый, мәгълүмат белән тәэмин итү өчен җавап бирәчәк», диелгән хәбәрдә.

Элегрәк Низамиев Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеген координацияләү идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасында эшләгән. Ул бүген яңа вазифага керешә.

Читайте на 123ru.net