World News

Рөстәм Миңнеханов: БРИКС саммитына әзерлек барышында финиш сызыгына чыктык

Казанда 2,5 айдан БРИКС саммиты уза, калган әзерлек эшләрен башкаруга зур җаваплылык белән карарга кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россиянең рәислек итүенә әзерләнү һәм тәэмин итү буенча республика оештыру комитеты утырышында әйтте.

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

«Саммитка кадәр нибары 2,5 ай вакыт кала. Без әзерлек барышында финиш сызыгына чыктык. Барлык планлаштырылган чараларны да җайга салып һәм зур җаваплылык белән үтәргә кирәк. Төп бурыч - иминлекне тәэмин итү», - диде республика җитәкчесе.

Ул билгеләп үткәнчә, әзерлек кысаларында федераль оештыру комитеты, федераль министрлыклар һәм ведомстволар хезмәттәшләре белән тыгыз элемтәдә зур оештыру эше алып барыла.

  • Искәртик, БРИКС XVI саммиты Казанда 2024 елның 22-24 октябрендә уза. БРИКС саммиты сәбәпле, 22-24 октябрьдә Казанда дәүләт хезмәткәрләре өчен ял көннәр була.

Әзерлек эшләрен, шул исәптән 14 эшче төркем эшчәнлеген координацияләү буенча оператив штабны җитәкләүче Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров Казанның зур халыкара чаралар уздыруда зур тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте. Шәһәр һәм транспорт инфраструктурасын әзерләү, юлларны һәм инженерлык челтәрләрен ремонтлау, шәһәрне төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. Иминлек һәм террорчылыкка каршы саклану чаралары сизелерлек көчәйтелгән.

Читайте на 123ru.net